Андорра гимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
“Бөек Карл” (каталонча El Gran Carlemany) — Аурупадагы иң кечкенә илләрнең берсе булган Андорра Кенәзлегенең дәүләт гимны. Андорра халкы һәм хакимияте Пиреней таулары арасындагы үзәннәрне Бөек Карл империясенең соңгы кыйпылчыгы һәм аңа Бөек Карл үзе нигез салган дип саный һәм үзенең бәйсез булып калу сәясәтен шушы вазгыятькә нигезләп тормышка ашырырга тырыша. Гимнның атамасы һәм эчтәлеге дә шул хакта сөйли. Ул ил-дәүләт тарафыннан беренче затта бәян итү рәвешендә язылган, ягъни Андорраның аермачык сәяси декларациясе булып тора.
Гимн 1921 елның 8 сентябрендә рәсмиләштерелгән. Бу дата Андоррада бәйрәм көн (Меричель-Ана көне) дип санала. Сүзләрен кардинал Хуан Батиста Бенльок-и-Виво (каталонча Joan Benlloch i Vivó) язган, ул 1906-1919 елларда Каталониянең Уржель епархиясе епискобы һәм Андорра идарәчеләренең берсе (икенчесе — Франция президенты, ягъни ул билгеләп куйган “идарәдәш”) булып торган. Көен Энрик Марфань Бонс (Enric Marfany Bons) иҗат иткән.