Ататүркчелек
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ататөрекчелек яки Кемальчелек (төр. Atatürkçülük) — Мостафа Кемаль Ататөрек тарафыннан игълан ителгән төрек милли идеологиясе. Бүгенгәчә Төркиянең рәсми идеологиясе булып тора.
Әмма бүгенге кемалчеләр бу идеологияне Өченче дөнья илләренә генә туры килә дип саныйлар.[1]. Америка политологы Самюэль Хантингтон да бу карашта тора. Ул аеруча кемалчылыкта көнбатышлаштыруны һәм үткән буын мәдәни мирасыннан аеруны тәнкыйтьли[2].
Ататөрекчелек нигезендә 6 пункт (алты ук төр. Altı Ok) ята. Беренче дүрт ук 1927 елда формалаштырыла, 1931 елда тагын икәү өстәлә һәм 1937 елда бу алты ук конституциягә беркетелә.