Аһимса
From Wikipedia, the free encyclopedia
Аһимса (Аһинса) (Санскрит телендә: अहिंसा, санскр. (IAST) ahiṃsā, Пали:[1] санскр. (IAST) avihiṃsā) аның мәгънәсе 'җәрәхәтләмәскә' һәм 'мәрхәмәтлелек' һәм ул Һинд динендә, Буддачылыкта һәм Җәйничелектә төп кыйммәткә карый. Сүз Санскрит тамыры һимстан алынган – сугарга; һимса ул җәрәхәт яки зыян, а-һимса ул моның каршысы, ягъни җәрәхәтләмәскә, яки зыян китермәскә.[2][3] Аһимса шулай ук көч кулланмауга карый, һәм ул борынгы Һиндстан диннәрендә барлык терелек ияләренә, шулай ук хайваннарга да карый.[4]
Аһимса Җәйничелекнең төп кыйммәтләренең һәм принципларның берсе,[5] ул Һинд динендә Панча Махавраталарның беренчесе, һәм Буддизмда, биредә ул биш кагыйдәләрнең берсе. Аһимса күп-үлчәмле концепция булып тора,[6] аны барлык җан ияләренең илаһи рухи энергиясенең ялкыны дигән фикер илһамландыра; шулай итеп, башканы җәрәхәтләү - үзеңне җәрәхәтләү дигән сүз. Аһимса шулай ук нинди генә булмасын канунсыз көч куллануның кармик нәтиҗәләре булуы карашына якын бәйләнеше бар. Һинд диненең борынгы галимнәре беренче булып шул принципны өйрәнгәннәр һәм вакыт узу белән Аһимса принципларын камилләштергән булсалар да, концепция Җәйничелектә этик фәлсәфәдә табигыйдан тыш статуска ирешкән булган.[5][7] Җәйничелекнең егерме өченче "тиртһанкара"сы Парсванатха, безнең эрага кадәр 8-енче гасырда көч кулланмау концепциясен яңарткан, шуның яклы булган һәм дәгъвалаган.[8] Маһавира, егерме дүртенче һәм соңгы тиртһанкара фикерне дәвам итеп безнең эрага кадәр 6-ынчы гасырда көчәйткән.[9][10]. Популяр рәвештә, Махатма Ганди аһимса принципына көчле ышанган.[11]
Аһимса 'җәрәхәт китермәү' карашына гамәлләр, сүзләр һәм фикерләр керә.[12][13] Һинд диненең классик әдәбиятында, мәсьәлән, Махабхаратада һәм Рамаянада, һәм шулай ук хәзерге галимнәр арасында [14] сугышта һәм үз-үзеңне яклау таләп иткән хәлдә Аһимса принциплары турында бәхәс алып барыла. Һиндстаннан тарихи әдәбият һәм хәзерге бәхесләр Гадел сугыш концепциясенә һәм тиешле үз-үзеңне яклау теорияләренә кертем ясаганнар.[15]