Бигеш һава аланы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Николай Лемаев исемендәге Бигеш һава аланы яки «Бегишево» халыкара аэропорты — Татарстан төньяк-көнчыгыштагы сәнәгать өлешенә хезмәт күрсәтә торган һава аланы. Ул Түбән Кама шәһәреннән 21 километрга көнчыгышрак, Яр Чаллы шәһәреннән 24 километрга көньяк-көнбатышрак урнаша. «Бегишево» халыкара аэропортында Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга шәһәрләрнең пассажирларына хезмәт күрсәтелә. «Бегишево» халыкара аэропортында Ан-8, Ан-12, Ан-24, Ан-26, Ан-28, Ан-30, Ил-18, Ил-76, Л-410, Ту-134, Ту-154, Як-40, Як-42, Боинг-737, Airbus A320, CRJ-200, боралаклар кабул итә ала. 1971 елда төзелгән. 2011 елда аэропорт реконструкциясе башланды, яңартудан соң ул C-категория аэропортына әйләнәчәк.
Николай Лемаев исемендәге Бигеш һава аланы | ||
"Бигеш" халыкара һава аланы | ||
Дәүләт: Регион: |
Россия Татарстан | |
Аэропорт тибы: | граждан | |
ИКАО коды: ИАТА коды: |
UWKE (УВКЕ) NBC | |
Диңгез өстеннән биеклеге: Координатлар: |
+196 м 52°05′70″ т. к. 49°16′40″ кч. о.HGЯO Координаталар: киңлек секундлары >= 60 | |
Пассажирлар әйләнеше (ел): | 293 890 кеше (2011) | |
Вакыт зонасы: | UTC +4 | |
Sayt: | http://nbc.aero/ | |
Сайт: | nbc.aero/ | |
Очып менү-төшү юллары | ||
---|---|---|
Саны | Зурлыгы | Түшәмәсе |
04У / 22С | 2506 x 42 м | асфальтобетон |
04С / 22У (ябык) | 1700 х 70 м | туфрак |
2018 елда социаль челтәрләрдә узган тавыш бирү нәтиҗәсендә Бигеш аэропортына «Түбән Кама нефть-химия берләшмәсе»нең генераль директоры (1963-1984) Николай Лемаев исеме бирелә[1]