Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы (Одинцово районы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы (рус. Собор Воскресения Христова) — РФ кораллы көчләренең төп (православие) гыйбадәтханәсе. Мәскәү өлкәсенең Кубинка шәһәреннән ерак түгел «Патриот» паркында төзелгән. «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, шулай ук рус халкының барлык сугышларда сугышчан батырлыгына багышланган». Гыйбадәтханә халыктан кергән иганә һәм Мәскәү белән Мәскәү өлкәсенең бюджет акчасына төзелгән. Аның территориясендә Россия дәүләтенең һәм аның Кораллы көчләренең барлыкка килүе тарихына багышланган күргәзмә экспозициясе урнаштырылган.
Кыска фактлар
Чиркәү | |
Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы — РФ кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе рус. Собор Воскресения Христова — Главный храм Вооружённых сил России | |
Гыйбадәтханә төзелеше тәмамлана | |
Ил | Россия |
Шәһәр | Мәскәү өлкәсе, Одинцово районы, Кубинка, «Патриот» паркы |
Дин | православие |
Мәхәллә | Мәскәү өлкәсе епархиясе |
Бина төре | чиркәү |
Нигезләнгән | 2018, сентябрь |
Төзелеш еллары | 2018—2020 |
Төп даталар: 2020 елның 14 июне — ачылу | |
Приделы | 4 |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Рәсми сайт |
Ябу