Дәште Кыпчак
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дәште кыпчак (фар. دشت قپچاق, кырымтат. Deşt-i Qıpçaq, кырг. Дештэ-кыпчак, каз. Deshti Qypshaq, Qypshaq dalasy, баш. Дәштеҡыпсаҡ; тат. Дәштекыпчак, Dəşteqıpçaq; үзб. dashti-qipchoq; фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә «кыпчак даласы») — Ауразиядәге Дунайдан Сырдәрья һәм Балхаш күленә кадәр җәелеп ятучы тарихи өлкә.
Беренче тапкыр «Дәште кыпчак» атамасы фарсы язучысы Насыйр Хөсрәү әсәрләрендә XI гасырда очрый. Бу вакытта кыпчаклар Иртыш буеннан күчеп килеп, 1030 елдан Харәзмнең күршеләре булалар һәм бүгенге Казакъстан җирләрен һәм Идел буендагы далаларны билиләр.
Бүгенге көндә кыпчак даласы Россия, Украина, Казакъстан, Молдова һәм берникадәр дәрәҗәдә Румыния арасында бүленгән.