Илмин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Илмин (Верхазовка, Югары Оз) – Сарытау өлкәсенең Идел арты өлешендәге татар авылы. 270 йортта 820 кеше яши. Урта мәктәптә 34 бала укый. Илминдә өлкәдә иң борынгы мәчет эшли, ул 1870 елны төзелә. Авыл дүрт исем белән билгеле: Верхазовка (Вергазовка), Илмин, Красненькая һәм Туры. Беренче атама ул рәсми, күрәсең йомышлы татарлар арасында очраган Вергазов фамилиясенә барып тоташа, икенчесен җирле халык куллана, өченчесе – шулай ук рәсми, карталарда бар, дүртенчесе элек күчмә казахлар арасында кулланылган.
Кыска фактлар Илмин, Ил ...
Илмин | |
---|---|
Ил | РоссияРоссия |
Өлкә | Сарытау өлкәсе |
Район | Дергачи районы |
Координатлар | 50°55'тн, 48°46'кнч |
Нигезләнгән | 1802 |
Мәйдан | 2 км² |
Халык саны | 820 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 413465 |
Русча топонимы | Верхазовка |
Ябу