Индуктивлык кәтүге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Индуктивлык кәтүге — энергияне магнит кырында саклау өчен кулланылган пассив ике электродлы электрон компонент. Индуктивлык кәтүгенең магнит энергиясен саклау сәләте аның индуктивлыгы белән, Генриларда үлчәнә. Теләсә нинди үткәргечнең дә индуктивлыгы бар (түбәндә "туры чыбык үткәргече" тигезләмәсен карагыз), гәрчә гадәттә магнит кырын көчәйтү өчен үткәргеч бормалап чолгана. Индуктивлык кәтүге эчендә вакыт белән үзгәрә торган магнит кыры булу сәбәпле, Фарадей электромагнит индукция законы буенча көчәнеш барлыкка килә һәм ул Ленц законы буенча үзен барлыкка китерә торган токка каршы тора. Алмаш токларны тоткарлау һәм формасын үзгәртү сәбәпле индуктивлык кәтүге электроникада ток һәм көчәнеш вакыт белән үзгәргән очракларда кулланылган иң төп компонентларның берсе. Сhokes дип аталган индуктивлык кәтүкләре туклану тәэмин итүче җайланмаларда фильтр өлешләре буларак яки челтәр аша алмаш ток сигналларның үтүен блоклау өчен кулланылырга мөмкин.