Канада гимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
Канада гимны – «O Canada» (“Әй Канада”). Канадада инглиз һәм француз телләре рәсми статуска ия. Шуңа күрә һимнның да ике телдәге юрамасы бар, ләкин бер текст икенчесенең тәрҗемәсе булып тормый. Һимнның сүзләре башта илдәге милли азчылык телендә – французча язылган булган, авторы Адольф-Базиль Рутье (Adolphe Basile Routhier, 1839–1920). Көен дә француз кешесе – Квебек провинциясендә туып үскән Каликса Лавалье (Calixa Lavallée, 1842–1891) 1880 елда иҗат иткән. Текстны инглиз теленә Роберт Стенли Виер (Robert Stanley Weir, 1856–1926) ирекле рәвештә тәрҗемә кылган. Соңрак (1908 елда) ул моны болай аңлаткан: "Лавалье әфәнденең шигыре, әлбәттә, менә дигән. Аңарда Иске Дөньяның милли рухы бик төгәл чагылдырылган. Шул ук рухтагы инглиз телле текст язарга тырыштым".
O Canada! | |
---|---|
тат. Канада! | |
Ноталы бит | |
Сүзләрнең авторы | Адольф-Базиль Рутье (Француз теле) Роберт Стэнли Виэр (Инглиз теле), 1880 1908 |
Композиторы | Каликса Лавалье, 1880 |
Дәүләт | Канада |
Билгеләнү вакыты | 1980 ел |
1968 елда инглизчә текст шактый үзгәртелгән, соңгы төзәтмәләр исә аңа 1980 елда кертелгән.
Канада гимнының XIX гасыр азагында язылган һәм бүген инде берничек тә кулланылмаган тулы текстларын (француз һәм инглиз телләрендә) укыганда ирексездән шундый фикергә киләсең: ике ”бөек милләт” бер-берсе белән бер үк илдә тату яшәү өчен үзләренә ирекле рәвештә бик зур чикләр һәм чикләүләр куйганнар. Үз дәүләтчелеген заманча цивилизацияле калыпка күчерә алмыйча интеккән Русиянең “бөек мәмләкәте” өчен гыйбрәт өстендә гыйбрәт инде…