From Wikipedia, the free encyclopedia
Лев Толстой, Лев Николай улы Толстой (рус. Лев Никола́евич Толсто́й; 1828—1910) — рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе. Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең — толстойчылыкның нигезен тәшкил итә.
Лев Николай улы Толстой | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Толсто́й Лев Никола́евич |
Әйтелеш | |
Туган | 9 сентябрь 1828 Россия империясе, Тула губерниясе, Ясная Поляна |
Үлгән | 20 ноябрь 1910 (82 яшь) Россия империясе, Тамбов губерниясе, Астапово |
Үлем сәбәбе | пневмония |
Күмү урыны | Якты Алан[d] |
Яшәгән урын | Япеев урамы, Казан[1] Дзержинский урамы, 11/2, Казан[1] Толстой урамы, 25/68[1][2] Җомга урамы[d], Мәскәү[3] Лев Толстой урамы[d], Мәскәү[3] Акча тыкрыгы[d], Мәскәү[3] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Казан Император университеты |
Һөнәре | язучы-прозаик, публицист, фәлсәфәче |
Эш бирүче | Санкт-Петербург фәннәр академиясе[d] |
Җефет | София Толстая[d][4] |
Балалар | Сергей Львович Толстой[d], Татьяна Львовна Сухотина-Толстая[d], Илья Львович Толстой[d], Лев Львович Толстой[d][5], Мария Львовна Толстая[d], Андрей Львович Толстой[d], Михаил Львович Толстой[d] һәм Александра Львовна Толстая[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Мария Николаевна Толстая[d] һәм Толстой, Николай Николаевич[d] |
Севастополь оборонасының катнашучысы. Европа һуманизмына зур тәэсир иткән.
1899 елда Толстой «Воскресение» романын яза, анда ул православие руханиләрен кискен тәнкыйтьли. Шул роман өчен Рус Православие Чиркәве 1901 елда Толстойны Чиркәүдән аерып куа.
Толстойның иң танылган әсәрләре: романнар — «Война и мир», «Анна Каренина», «Воскресение», «Детство», «Отрочество», «Юность», хикәяләр — «Казаки», «Смерть Ивана Ильича», «Крейцерова соната», «Хаджи-Мурат», очерк — «Севастопольские рассказы», драмалар — «Живой труп» һәм «Власть тьмы», дини-фәлсәфә әсәрләре — «Исповедь», «В чём моя вера?».
Гыйлеме булганнары байлыклары белән бүлешергә теләсә, ачлар шундук канәгать булачак дип уйларлык иде. Әмма гыйлем ияләренең белемне тарату эшендә хәл нык аерыла икән. Туклар ни бирергә белми, башта берсен, соңыннан икенчесен карап карый, ачлар исә, үз ачлыкларына карамастан, аларга тәкъдим ителгәненнән борынларын тарта. Ник шулай? Мин фәкать өч сәбәбен генә күрәм:
Китапларның өченче төре — бу нәкъ үзебез ашаган ризык, ләкин монысы майдан тук булган үзебезгә кабул ителерлек булганы, безне кабарткан, әмма тукландырмаганы. Мондыйны халыкка тәкъдим иткәнебездә дә ул аркасы белән борыла. Бу китаплар исә: Пушкин, Жуковский, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Толстой язганнары — әлбәттә тарихчыларны һәм рухият өлкәсендәге яңа барлыкка килгән язучыларныкын да онытмыйча, — соңгы 50 ел эчендә безнең язылган яңа әдәбият. Без анарга чумган, безгә ул чын ризык булып күренә, ә халык барыбер алмый. Бу хәлне төзәтә алыр өчен, иң беренчедән — кирәкмәгән һәм зыян китерүче гамәлләрне кылуны туктатырга кирәк. Гади халыкның безнең кебек үк кешеләр булуын кабул итергә кирәк, фәкать алар сан ягыннан күбрәк һәм дөреслеккә сизгеррәк һәм таләпчәнрәк. Халык безнең рухи һәм акыл ризыгыбызны ашамый: Жуковскийны, һәм Пушкинны, һәм Тургеневны — димәк, бу ризык — начар дип әйтмәм, әмма әһәмиятле түгел. Әһәмиятле булырлыкны табарга кирәк. Аны тапсак, ач булган һәрберәве аны кабул итәр. Алса, димәк, бу ризык — чын. Ләкин шундый ризык үзебездә дә аз — бу яктан үзебез фәкыйрь.[7] Лев Толстой, (рус.), 1884 ел. |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.