Меркурий (планета)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Меркурий — Кояш системасында Кояшка иң якын урнашкан планета, Кояш тирәсендә 88 җирдәге тәүлек периодлы әйләнә. Эчке планеталар төркеменә керә. Кояш системасының иң кечкенә планетасы. Меркурийның күренүчән йолдыз зурлыгы −1,9 дан 5,5 гә кадәр үзгәрә, әмма Кояштан бик кечкенә почмакча ераклыкта (иң күбесе 28,3°) урнашу сәбәптән аны күрү ансат түгел. Югары киңлекләрдә караңгы төнге күктә Меркурийны күреп булмый, аны тик эңгер кыска вакытта күренергә мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары елына 6–7 тапкыр була (иң зур элонгация вакытында) иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә.
Матди хасиятләр буенча Меркурий Айга охшаш, аның өслеге бик кратерлы. Планетаның иярченнәре юк, әмма бик сирәк һавалы атмосферасы бар. Планетаның чагыштырмача эре тимер төше бар, аның күләме планетаның бөтен күләменнән 70 % гыйбарәт. Планета өслегенең температурасы 90нан 700гә кадәр К (−180нән +430 гача °C) үзгәреп тора.