Миллиардерлар исемлеге (2012)
From Wikipedia, the free encyclopedia
2012 елда Forbes журналы буенча миллиардерлар исемлеге — 2011 ел нәтиҗәләренә күрә байлыгы 1 млрд доллардан арткан кешеләр исемлеге.
2011 ел белән чагыштырганда, миллиардерлар саны 16 кешегә арткан — 58 илдән 1226 кеше (рейтингның 25 ел тарихында иң зур сан).
Иң күп миллиардерлар АКШта яши (425 кеше), аннан соң Россия (96 кеше) һәм Кытай (95 кеше) бара.