Мөхәммәт пәйгамбәр
ислам һәм бәһаи пәйгамбәри / From Wikipedia, the free encyclopedia
Әбү әл-Касыйм Мөхәммәд бине Габдулла бине Габделмоталлиб (гарәп. أبو القاسم محمد بن عبد الله بن عبد المطلب) 570 елның 20 апрелендә Мәккә шәһәрендә туа – 632 елның 8 июнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була) – мөселманнар ышануы буенча, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә, ягъни тәүхидкә өндәгән, кешелек дөньясының иң шәрәфле заты, Аллаһның соңгы (ахырзаман) пәйгамбәре[8][9]. Шулай ук оста сәясәтче, оратор, гарәп кабиләләрен ислам байрагы астында туплаучы[10]. Мөселманнар тарафыннан Мөхәммәднең Адәм, Нух, Ибраһим, Муса, Гайсә һәм башка пәйгамбәрләрнең үзгәртелгән монотеистик диннәрен яңартучы һәм тәмамлаучы булганына инанылыр[11]. Мөселман динендә булмаганнар Мөхәммәд пәйгамбәрне ислам диненә нигез салучы буларак кабул итәләр[12].
гарәп. أَبُو الْقَاسِمِ مُحَمَّدُ بْنُ عَبْدِ اللهِ بْنِ عَبْدِ الْمُطَّلِبِ | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Кыскача исем | محمد, Muḥammad, Mohammadu һәм Mahoma[2] |
Туу датасы | 20 апрель 571[3][4][5] |
Туу урыны | Мәккә, Хиҗаз |
Үлем датасы | 8 июнь 632 (61 яшь) |
Үлем урыны | Мәдинә |
Җирләнгән урыны | аль-Худжрату ан-Набавийя[d] |
Ата | Abdullah bin Abdulmuttalib[d] |
Ана | Әминә бинт Вәһб |
Ире яки хатыны | Хәдиҗә бинте Хувәйлид, Сәүдә бинт Зәмга[d], Хәфсә бинт Гомәр[d], Җөвәйрия бинт әл-Харис[d], Гайшә, Зәйнәп бинт Җәхеш[d], Сафия бинт Хөяй[d], Зәйнәп бинт Хөзәймә[d], Өммесәләмә бинт Әбү Үмәйя[d], Рәмлә бинт Әбү Суфиян[d], Рәйханә бинт Зәет[d], Мария әл-Кыйбтия[d] һәм Мәймүнә бинт әл-Харис[d] |
Балалар | Габдулла бин Мөхәммәт[d], Касыйм бин Мөхәммәт[d], Ибраһим бин Мөхәммәт[d], Зәйнәп бинт Мөхәммәт[d], Рөкыя бинт Мөхәммәт[d], Өммегөлсем бинт Мөхәммәт[d] һәм Фатыйма |
Ыруг | Бану Хашим[d] |
Туган тел | гарәп теле |
Һөнәр төре | пастух, экспедитор, сәүдәгәр, наби, вәгыйз, сәясәтче, гаскәрбашы |
Шәкертләр | Әнәс ибне Мәлик, Габдуллаһ ибне Габбас, Укба ибн Амир[d] һәм Зайд ибн Сабит[d] |
Почтительный суффикс | Салават[d][6] |
Иҗтимагый сыйныф | колбиләүче[d] |
Сугыш | военные походы Мухаммеда[d] |
Состоит в воинском формировании | армия пророка Мухаммеда[d] |
Моның хуҗасы | печать Мухаммеда[d] |
Кайда өйрәнелә | хәдис гыйлеме[d] |
Кызыксынулары | монотеизм, ислам, Коръән һәм исламское государство[d] |
Менеп йөри торган хайваны | Касва[d] һәм Яфур[d] |
Әсәрләр җыентыгы | музей диоцеза Таррагона[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Биттәге чәчләр | сакал[7] |
Племя | курайшиты[d] |
Commons Creator бите | Muhammad |
Мөхәммәт пәйгамбәр Викиҗыентыкта |
Ислам тәгълиматы буенча, Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһтан вәхи юлы аша Көръән китабы иңгән. Көръән китабы һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре, эшләгән гамәлләре (хәдисләр) ислам дине кануннарының, фикһның нигезе булып тора[13] Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр исемен әйткәннән яки язганнан соң аңа салават («Саллә-ллаһу галәйһи үә сәлләм» (гарәп. صلى الله عليه وسلم) дип әйтәләр.