Ришат Исмәгыйлев
укытучы, мәктәп директоры, сугыш ветераны / From Wikipedia, the free encyclopedia
Ришат Исмәгыйлев, Ришат Салих улы Исмәгыйлев (1920 елның 15 апреле, РСФСР, Уфа губернасы, Уфа өязе, Нимесләр – 2020 елның 3 сентябре, РФ, БР, Нуриман районы, Байгилде) ― мәгариф хезмәткәре, педагог, 1945―1985 елларда мәктәп директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Брест крепостен саклаучыларның берсе. РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1959), РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1960). Нуриман районының мактаулы гражданы (2020 елдан). РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы (2016 елдан). [1] «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе[2]
Кыска фактлар Ришат Исмәгыйлев, Туган телдә исем ...
Ришат Исмәгыйлев | |
---|---|
Туган телдә исем | Ришат Салих улы Исмәгыйлев |
Туган | 15 апрель 1920(1920-04-15) РСФСР, Уфа губернасы, Уфа өязе, Нимесләр |
Үлгән | 3 сентябрь 2020(2020-09-03) (100 яшь) РФ, БР, Нуриман районы , Байгилде |
Ватандашлыгы | РСФСР РСФСР СССР РФ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | укытучы |
Җефет | Сәрвә Газиз кызы |
Балалар | Флюр, Зинфер, Фоат, Рафаэль, Флюра, Салават |
Бүләк һәм премияләре |
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале |
Ябу
Википедиядә Исмәгыйлев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.