Сейшел утрауларында ислам
Сейшел утрауларында диннәрнең берсе / From Wikipedia, the free encyclopedia
Сейшел утрауларында ислам (ингл. Islam in Seychelles, фр. Islam aux Seychelles, гарәп. الإسلام في سيشل) ― утрау-дәүләттәге азчылык диннәрнең берсе. Хәзерге вакытта утрауларда мөселман халкының өлеше ― 1,6 %. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, утрауларда 1459 мөселман исәпләнә [2].
Христианнар – ил халкының (98,5 мең, 2020 елга) 89,2 % ын тәшкил итә, ш.и. католиклар – 76,2 %, англикан чиркәве тарафдарлары – 6,1 %, җиденче көн адвентистлары – 1,1 %, башка христианнар – 3,4 %. Һинд дине тарафдарлары – 2,4 %, башка христиан булмаган диннәргә табынучылар – 1,5 %, атеистлар – 2,1 % [3].
Җомга саен утрауларда мөселманнар өчен 15 минутлык дини тапшырулар рөхсәт ителгән.