![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/37/World_happiness_2006.png/640px-World_happiness_2006.png&w=640&q=50)
Тормыштан канәгатьлелек индексы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тормыштан канәгатьлелек индексы метаэзләнүдән чыгарылган мәгълүматлары нигезендә Лейчестер университеты аналитик җәмгыяви психолог Адриан Г. Уайт тарафыннан булдырылды.[1] Бу төрле илләрдә тормыш белән канәгатьлелекне күрсәтергә омтылу.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/37/World_happiness_2006.png/640px-World_happiness_2006.png)
Бу исәптә, субъектив муллык (канәгатьлелек)нең иң көчле корреляцияләре сәламәтлек (0.7), байлык (0.6) һәм гади белем алуга ирешә алу мөмкинлеге (0.6) белән.[2][3]
Бу бәхетне турыдан туры үлчәү омтылышы үрнәге — кешеләрдән аларның ни кадәр бәхетле булулары турында сорау — гади сәясәт үңышлылыгы үлчәмнәре булган ТЭП яки ТМП кебек күрсәткечләргә альтернатива. Кайбер эзләнүләр бәхетлелек эффектив юлы белән үлчәнә алуына ишарә итә.[4][5]
Бу индекс, шулай да, турыдан-туры "кешеләр үзләрен ничек сизә" дип сорауга гына нигезләнмәгән, ләкин исәпкә аларның җәмгыяви һәм икътисади үсешен дә ала.