Тсвана теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тсва́на (сетсвана, искергән. чуана, чвана) — Банту төркеменең (Сото-тсвана субтөркеме)нең теле, күбесенчә Көньяк Африкада таралган. Тсвана халкы вәкилләре Ботсванада гына түгел, ә шулай ук күрше дәүләтләрдә дә яшиләр, хәтта Көньяк Африка Җөмһүриятендә алар Ботсванадан күбрәк халык яшиләр. Тсвана халкы кабиләсе бөтенесе дә бу телдә сөйләшмиләр: Көньяк Африкада якынча 20 000 Тсвана Африкаанс теленә күчкәннәр. Телнең язуы Латин әлифбасына нигезләнгән. Көньяк Африканың башка Банту телләрендә кебек үк, Сетсванада чирткеч тавышлар бар ("кликлар"), алар Койсан телләреннән алынган. Язуда алар Латин әлифбасы хәрефләре белән күрсәтелә. Бу тел Төньяк һәм Көньяк Сото телләренә һәм шулай ук Кгалагади теленә һәм Лози теленә якын. Ботсванада рәсми тел һәм lingua franca булып тора. Көньяк Африка Җөмһүриятендә бу телдә иң күбе Гаутенг (якынча 11%) һәм Төньяк Кап һәм Төньяк Көнбатыш (70%-тан артык) Провинцияләрендә сөйләшәләр.
Тсвана теле | |
Үзисем: |
Setswana |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Көньяк Африка Җөмһүриятендә - Төньяк Көнбатыш Провинция |
Күзәтүдә тора: |
Pan South African Language Board[d] |
Сөйләшүчеләр саны: |
4 407 174 (по данным Ethnologue бирелгән мәгълүматы буенча) |
Классификация | |
Төркем: |
Банту телләре (Сото-Тсвана субтөркеме) Нигеро-конголез макрогаиләсе
|
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
тсн 688 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |