Төркия икътисады
From Wikipedia, the free encyclopedia
Төркия икътисады дөньяда иң тиз үсүче икътисадларның берсе[1][2]. Күп тармаклы икътисад, отышлы географик хәл, яшь эшче көч һәм чит ил инвестицияләре, ил икътисадын регионда иң көчлеләрнең берсе итеп санарга ярдәм итә[3].
Халыкара валюта фонды ил икътисадын үсүче буларак характерлый. ЦРУ мәгълүматлары буенча Төркия икътисады алга киткән илләр исемлегендә[4]. Дөньяның әйдәп баручы икътисадчылары һәм сәясәтчеләре Төркия Республикасын «яңа индустриаль илләр» төркеменә кертә - бу дәүләт соңгы дистә елларда социаль-икътисади күрсәткечләрнең сыйфатлы сикереше булуы белән характерлана. Ил номиналь ТЭП күләме буенча 17 урында һәм сатып алу сәләте паритеты буенча исәпләнгән тулаем эчке продукт зурлыгы дөньяда 13 урында тора. Төркия авыл хуҗалыгы продукциясе, текстиль, автомобильләр һәм запас частьлар, диңгез суднолары, төзелеш материаллары һәм көнкүреш техникасы җитештерү буенча дөнья лидерларының берсе булып санала.