Әнвәр Зәлаков
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әнвәр Зәлаков (Әнвәр Мәхмүт улы Зәлаков, 2 гыйнвар 1949(1949-01-02), Акбүре, Яңа Чишмә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 11 февраль 2018(2018-02-11) (69 яшь), Казан, Россия) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе. 1989-1991 елларда «Алькеевоагропромхимия» ҖБ рәисе, 1991-1995 еллада – «Татсельхозтехника» һолдинг ширкәте җитәкчесе, 1995-1999 елларда – Сарман районы башлыгы; 1999—2018 елларда — «Татмелиорация» ТШ ААҖ генераль директоры. РФ һәм ТАССР (1985[2]) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Сарман районының мактаулы гражданы (2016).
Кыска фактлар Әнвәр Зәлаков, Туган ...
Әнвәр Зәлаков | |
---|---|
Туган | 2 гыйнвар 1949(1949-01-02) Акбүре, Яңа Чишмә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 11 февраль 2018(2018-02-11) Казан |
Яшәгән урын | Патрис Лумумба урамы, Казан[1] |
Бүләк һәм премияләре | РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре |
Ябу
2015 елда туган авылы Акбүредә Буыннар мирасы музее һәм икенче мәчетне салдыра[3].
2018 елның 11 февралендә 69нчы яшендә каты авырудан соң Казанда вафат. Васыяте буенча туган авылы Акбүредә җирләнә[4].