Гөрҗистан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Грузия (гөрҗ. საქართველო Сакартвело, шулай ук Гөрҗистан) — Алгы Азиядә (күпчелек инглизтелле чыганаклар дәүләтне Көнчыгыш Европага кертәләр), Кавказ артының көнбатыш өлешендә, Кара диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт.
| |||||
Шигарь: «Бердәмлектә көч гөрҗ. ძალა ერთობაშია» | |||||
Гөрҗистан милли һимны | |||||
Рәсми тел | гөрҗи | ||||
Башкала | Тбилиси, Кутаиси | ||||
Идарә итү формасы | Парламент җөмһүрияте[* 1] | ||||
Президент Премьер-министр Парламент спикеры | Саломе Зурабишвили Ираклий Кобахидзе Арчил Талаквадзе | ||||
Мәйдан • Барлыгы | 69 700 км²[* 2][3][4] км² | ||||
Халык саны • Бәя (2013) • Җанисәп (2002) • Халык тыгызлыгы | ▼4 483 800[5] 4 369 579 кеше | ||||
ТЭП (САМП) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
(110-нчы) | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
15,829 млрд.[6] $ | ||||
КПҮИ (2013) | 0,745[7] (югары) | ||||
Акча берәмлеге | лари | ||||
Интернет-домен | .ge | ||||
ISO коды | GE | ||||
ХОК коды | GEO | ||||
Телефон коды | +995 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+04:00 һәм Грузинское время[d] | ||||
Җини коэффициенты | 34,5[8] |
Гөрҗистан көньякта Әрмәнстан һәм Төркия, көньяк-көнчыгышта Азәрбайҗан һәм төньякта Россия белән чиктәш.
Абхазия һәм Көньяк Осетия территорияләре грузин хөкүмәте тарафыннан идарә ителми һәм Гөрҗистан хөкүмәте буенча Россия тарафыннан басып алынган Гөрҗистан өлешләре дип саналалар. Россия һәм БМО-ның башка дәүләтләре 2008—2009 елларда Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында таныдылар. Күпчелек көнбатыш дәүләтләре Россиянең гамәлләрен сүгеп, Гөрҗистанның территориаль бөтенлеген яклап чыгыш ясадылар. Гөрҗистан хакимиятләре тарафыннан идарә ителүче территория көнбатышта Абхазия, төньякта Көньяк Осетия белән чиктәш.
Абхазиядә һәм Көньяк Осетиядә үткәрелгән бөтен халкы референдумда Гөрҗистаннан мөстәкыйльлеген якланган.
Россия Федерациясе белән дипломатик мөнәсәбәтләр 2008 елда Гөрҗистан тарафыннан өзелде. Россия белән дипломатик элемтәләр Швейцария илчелеге аша үткәрелә.
Гөрҗистан 2008 елгы сугыштан соң БДБ оешмасыннан чыгып китте.