Украина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Украи́на (укр. Україна - Украйина) – Көнчыгыш Европада урнашкан дәүләт. Тулысынча Европада урнашкан иң зур дәүләт. Украинада 350 000 татар яши.
| |||||
Украина милли һимныnoicon | |||||
Рәсми тел | украин теле[К 1][1] | ||||
Башкала | Киев | ||||
Идарә итү формасы | Парламент-президент җөмһүрияте (2014 елның 21 февраленнән[2]) | ||||
Президент Премьер-министр Югары Рада Рәисе | Владимир Зеленский Денис Шмыгаль[3] Дмитрий Разумков | ||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты | 603 549[К 2]/ 576 604[К 3] км² 7 | ||||
Халык саны • Бәя (2013) • Җанисәп (2001) • Халык тыгызлыгы | ▼ 45 469 800 [4] ▼ 48 457 102 кеше | ||||
ТЭП (САМП) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
(38) | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
176,310 млрд.[5] $ | ||||
КПҮИ (2013) | 0,740[6] (югары) | ||||
Акча берәмлеге | гривна, ₴ — (UAH, код — 980) | ||||
Интернет-домен | .ua, .укр[7] | ||||
ISO коды | UA | ||||
ХОК коды | UKR | ||||
Телефон коды | +380[8] | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+02:00, UTC+03:00, DAZD[d] һәм Europe/Kyiv[d][9] | ||||
Җини коэффициенты | 25,6[10] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Украинаны төньяктан көньякка якынча икегә бүлеп Днепр елгасы ага.
2001 елның җанисәбе буенча, халык саны — 48,457 миллион кеше, 2012 елда халык саны — 45 559 235 кеше.[11]
Дәүләт теле — украин теле, кайбер регионнарда рус, румын/молдав, һәм венгр телләрнең рәсми статусы бар.
Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, Парламент-президент республикасы. 2014 елның 22 февралендә дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Евромәйдан көчләре хакимиятне басып ала, президент булып сайланган Виктор Янукович Киевтан кача, Югары Рада 23 февральдә президент вазифаларына Александр Турчиновны вакытлыча билгели.[12] 25 майда узган сайлауларда Пётр Порошенко беренче турда яңа президент булып сайлана, ләкин Яңароссия танылмаган дәүләтенә кергән Донецк һәм Луганск Халык Җөмһүриятләре сайлауларда катнашмый диярлек.
27 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 25 өлкә, 2014 елга кадәр 2 дәүләт буйсынудагы шәһәр (Акъяр һәм Киев) һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте, әмма Акъяр шәһәре һәм Кырым АҖ Кырым кризисыннан соң Россия эченә керде.