Садыр Жапаров
Кыргызстан сәясәтчесе / From Wikipedia, the free encyclopedia
Садыр Жапаров, Садыр Нургожо улы Жапаров (кырг. Садыр Нургожо уулу Жапаров, 1968 елның 6 декабре, СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Түп районы, Кең-Суу) — Кыргызстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, Жогорку Кеңеш депутаты. 2020 елның октябрендә Кыргызстанда парламент сайлаулары нәтиҗәләренә каршы халык баш күтәрүе шартларында Кыргызстан премьер-министры итеп сайлана. 2020 елның 15 октябреннән Кыргызстан президенты вазифаларын башкара. 2020 елның 14 ноябрендә, 2021 елның 10 гыйнварында вакытыннан алда узачак Кыргызстан президентын сайлауларда катнашу өчен, Кыргызстан президенты в.б. һәм ил премьер-министры вазифаларыннан баш тартуын белдерә. 2021 елның 10 гыйнварында узган президент сайлауларында беренче турда җиңә. 2021 елның 28 гыйнварынннан Кыргызстан президенты.
Садыр Жапаров | |
---|---|
Кыргызстан президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 28 гыйнвары | |
Премьер-министр | Артем Новиков (в.б.); Улукбек Марипов; Акылбәк Жапаров (в.б.) |
Аңа кадәр | Сооронбай Жээнбәков |
Кыргызстан премьер-министры | |
Вазыйфада 2020 елның 10 октябре – 2020 елның 14 ноябре | |
Аңа кадәр | Кубатбек Боронов |
Дәвамчысы | Артем Новиков (в.б.) |
5нче чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты | |
Вазыйфада 2010 ел – 2013 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 6 декабрь 1968(1968-12-06) (55 яшь) СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Түп районы, Кең-Суу |
Сәяси фирка | Мекенчил; Ата-Журт |
Җефет | Айгуль Жапарова[d] |
Белем | Фрунзе физик тәрбия һәм спорт институты; Кыргыз-Россия Славян университеты |