Абагасыманнар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Абагасыманнар, яки абагалар (лат. Polypodióphyta) - псилофитлар нәселеннән чыкканнар һәм югары төзелешле үсемлекләрнең борынгырак төркемнәреннән берсе булып торалар. Ташкүмер чорында бу үсемлекләр, наратбашлар һәм плауннар белән беррәттән, зур урманнар хасил итеп, Җир йөзен биләп алган үсемлекләр дөньясында өстенлек иткәннәр. Бу төркем үсемлекләре хәзер дә киң таралганнар. Хәзерге вакытта абагаларның төрләр саны гаять күп. Алар, киң таралып, урта полосаның төньяк урманнарыннан алып тропикларга кадәр очрыйлар, төрле тирәлектә — чүлләрдән башлап сазлыкта да үсәләр. Бу үсемлекләрнең зурлыгы берничә миллиметрдан алып 25 метрга кадәр (тропик агаччыл формалары) җитә.