А. С. Пушкин һәйкәле (Мәскәү, Пушкин мәйданы)
Мәскәүдә Пушкин мәйданында хәйкәл / From Wikipedia, the free encyclopedia
Александр Сергеевич Пушкин һәйкәле Александр Михайлович Опекушинның эше. Мәскәүдә 1880 елның 6(18) июнендә куела. Һәйкәл бронзадан коелма, башта Страстной мәйданының Тверь бульварында (хәзер Пушкин мәйданы) куела. 1950 елда мәйданның капма-каршы ягына күчерелә, һәм әлегә кадәр шунда тора.
Скульптор шагыйрны плащ ябынган, озын сюртуктан аягүрә басып торган килеш сурәтли. Башы уйчан аска эелгян, әйтерсең, ул яңа әсәре өстендә уйланып тора. Уң кулын сюртук салган, артка каерган сул кулында — эшләпә.