Бархан
рельеф формасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Бархан, чүлдәге дюна ― 1) чүлләрдәге ачык калган (үсемлек капламсыз) комнарны аңлаткан гомуми термин (бархан түтәлләре, бархан чылбыры, бархан пирамидасы һ. б.); 2) җил тарафыннан китереп өелгән ураксыман формадагы сибелмә комнар.
Өемнең җилгә каршы яткан битләве озын һәм сөзәк (5-14°), җил уңаендагы ягы кыска (тар) һәм текә (30-33°), алга юнәлгән мөгезләре очлы һәм акрынлап тәбәнәгәя бара.[1][2]
Барханнар берәмләп һәм төркемләп очрый.
Гади барханнар (биеклекләре 15 – 30 м һәм артыграк) һәм катлаулы барханнар (150 м биеклектә һәм артыграк) була. Барханнар җил белән бер урыннан икенче урынга күчәләр: биек булмаганнары – елына берничә дистә һәм берничә йөз метрга, биекләре ― акрынрак күчә. Беркетелмәгән барханнар формасын үзгәртә һәм елына берничә сантиметрдан йөз метрга кадәр тизлек белән хәрәкәт итеп, юлларны, кырларны, көтүлекләрне, кечкенә торак пунктларны күмеп китә ала. Бу күренеш белән көрәшү өчен комны тоткарлау алымы кулланыла. XIX гасыр башында ук Россиядә һәм чит илләрдә барханнарның җил ягына үләнле үсемлекләр һәм куакларны утырту юлы белән ком хәрәкәтен акрынайту яки туктату буенча уңышлы экспериментлар үткәрелеп килгән.
Марста барханнар күзәтелә, андагы атмосфера ком һәм тузанны хәрәкәт иттерерлек көчле җилләр тудыра ала. Диңгез барханнары диңгез төбендә ком хәрәкәт иткәндә су астында барлыкка килә.[3]
Бу төрки сүзне фәнни әдәбиятка 1881 елда рус географы А. Ф. Миддендорф(рус.)татар. алып керә.