From Wikipedia, the free encyclopedia
Беренче Украин фронты (рус. 1-й Украинский фронт) – Бөек Ватан сугышы вакытында ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив стратегик хәрби берләшмә.
Беренче Украин фронты рус. 1-й Украинский фронт | |
---|---|
1Укр. Ф штандарты | |
Оештырылу елы | 20 октябрь 1943 — 10 июнь 1945 |
Ил | ССРБ |
Фронтлар эчендә | ССРБ Кораллы көчләре |
Сугышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Катнашу | Бөек Ватан сугышы:
|
Танылган командирлар | Николай Ватутин Георгий Жуков Иван Степан улы Конев |
1943—1944 елның кыш-яз кампаниясен Кызыл Армия Украинаның Уңъягында зур һөҗүм (Днепр-Карпаты опреациясе, 24 декабрь 1943 — 17 апрель 1944) белән башлый. Дүрт айлы һөҗүм нәтиҗәсендә алман «Көньяк» һәм «А» армияләр төркемнәре тар-мар ителәләр; Кызыл Армия Украина Уңъягын һәм кайбер көнбатыш өлкәләрен азат итәләр, ә көньякта ССРБ дәүләт чигенә чыгалар; 28 мартта, Прут елгасы аша чыккач, совет гаскәрләре Румыния территориясенә керәләр.
Һөҗүмдә 1-нче, 2-нче, 3-нче һәм 4-нче Украина фронтларның гаскәрләре, Кара диңгез флоты һәм Азак хәрби флотилиясенең кораблары һәм партизаннар катнашканнар; һөҗүм нәтиҗәсендә фронт 250—450 километрга көнбатышка, Ковель — Тернополь — Черновцы — Бельцы сызыгына күчкән.
Беренче Украин фронты фашист-алман Берлин янындагы саклавы берләшмәсен юк итә. Беренче Украин фронты һөҗүме уңышлырак була, Рыбалко җитәкчесендәге танклары 21 апрельдә Берлин чигенә килеп чыга.
1945 елның 6 маенда 1-нче, 4-нче һәм 2-нче Украин фронтлар гаскәрләре Праһа стратегия һөҗүм операциясен башладылар.
1945 елның 9 маенда Беренче Украин Фронты 3-нче, 4-нче танк гаскәре Праһа шәһәренә бәреп керәләр.
1945 елның 12 маенда Власов 1-нче Украин фронты хезмәткәрләре тарафыннан алына.
Бу — хәрби берләшмә турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу — ССРБ Кораллы көчләре һәм Совет Русиясе Кораллы көчләре турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.