![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/9/9b/Binocular_vision.svg/langtt-640px-Binocular_vision.svg.png&w=640&q=50)
Бинокуляр күрү
From Wikipedia, the free encyclopedia
1. Гадәти бинокуляр күрү — бер үк вакытта ике күз белән дә бифовеаль төбәлү, ягъни һәр күз төбәлгән әйберне аерым кабул итеп сурәт ясауда катнаша. Мондый система — бинокуляр бәйләнешнең иң югары формасы. Гадәти бинокуляр аерым күрүгә түбәндәгеләр кирәк.
Бинокуляр күрү | |
![]() | |
Моның каршысы | Монокулярное зрение[d] |
---|---|
![]() |
• Кисешүче күрү кырлары белән күрү юлларының гадәти эше.
• Ике күздән дә күрү кабыгында нейрональ вәкиллек.
• Гадәти ретиналь (ретинокортикаль) туры килү, бу циклоплы күзәтүгә китерә.
• Дөрес нейромускуллы үсеш һәм координация, алар күрү күчәрен төзәтә һәм әйбергә карашны төбәп торуны тота ала.
• Ике күзнең дә якынча бер үк төгәллектә сурәт һәм аның үлчәме.
2. Күрү юнәлеше — челтәркатлауның әлеге кисәгенең субъектив аралыкта аерым юнәлештә проекциясе:
а) төп. Караш сызыгы буларак аңлатылган тышкы аралыкта юнәлеш. Гадәттә фовеаның бу күрү юнәлеше туры караш тойгысы белән бергә була;
б) икенчел дәрәҗәдә. Фовеаның төп юнәлешенә карата экстрафовеаль нокталарның проекция юнәлешләре, алар туры булмаган (эксцентрик) караш тойгысы белән бергә була.
3. Проекция — челтәркатлауның ярсытылган өлешләренә нигезләнеп аралыкта әйбернең чагылган субъектив торышы.
• Кызыл әйбер уң фовеоланы (F), ә кырның борын яртысында урнашкан кара әйбер челтәркатлауның чигә яртысындагы өлешләрен ярсытса (Т), кызыл әйбер баш мие белән туры алда урнашкан булып, ә карасы күрү кырының борын яртысында барлыкка килгән булып чагыла. (рәс. 20.13а). Челтәркатлауның охшаш назаль өлешләре күрүнең чигә яртысына проекцияләнә, өскесе — аскы яртысына һәм киресенчә.
• Ике күз дә ачык булганда кызыл әйбер ике фовеаны да ярсыта, бу челтәркатлауның корреспонденцияләгән нокталарыннан гыйбарәт. Кара әйбер уң күзнең чигә өлешләрен генә түгел, ә сул күзнең назаль урнашкан ретиналь өлешләрен дә ярсыта. Шулай итеп, әйберләр уң күзнең борын яртысына һәм сул күзнең чигә яртысына проекцияләнә. Ләкин ике күрсәтелгән ретиналь өлеш корреспонденцияләнгән нокталар булгач, алар әйберне шул ук аралыкка (сулда) проекцияли һәм икеләнү булмый.
4. Ретиномотор күрсәткечләр. Күрү кырының перифериясендә әйбер сурәте экстрафовеаль өлешкә төшә.
Әйбергә төбәлү өчен билгеле амплитудада саккада кирәк, шуңа челтәркатлауның һәр экстрафовеаль өлеше аннан фовеа ераклыгына туры килгән һәм әйбергә төгәл төбәлү өчен кирәкле саккада амплитудасын билгеләүче ретиномотор күрсәткечкә ия. Фовеола үзәгендә ретиномотор күрсәткечләр нольгә тигез һәм перифериягә таба арта.
5. Корреспонденцияләгән нокталар — ике күзнең дә челтәркатлавында бер үк субъектив күрү юнәлешенә ия булган өлкә (мәсәлән, карашның башлангыч юнәлешендә фовеа). Бер күзнең назаль челтәркатлавының нокталары икенче күзнең чигә яртысындагы челтәркатлауның корреспонденцияләгән ноктасына туры килә һәм киресенчә. Бу челтәркатлауның нормаль корреспонденциясенең нигезе санала. Мәсәлән, уң күзнең борын һәм сул күзнең чигә яртысы челтәркатлавына проекцияләнгән әйбер сурәте күрү аралыгының уң яртысына проекцияләнә. Ретинотопияле оешу күрү юллары буенча чагыла, күрү юллары беренчел күрү кабыгында бинокулярлык өчен җавап биргән нейроннарда берләшкәнче һәр күз аерым чагылыш ала.
6. Гороптер — челтәркатлауның корреспонденцияләгән өлешләрен ярсыткан барлык нокталарның тышкы аралыкта уйдырма яссылыгы һәм шуңа ике күз белән аерым һәм бер яссылыкта кабул ителә (рәс. 20.13б). Бу яссылык күрү күчәрләре кисешү ноктасы аркылы уза һәм шулай итеп анда бинокуляр аерым күрүдә төбәлү ноктасы керә.
7. Фузион Панум өлкәсе — бу гороптер алдындагы һәм артындагы өлкә, аның чигендә әйбер челтәркатлауның бик корреспонденцияләмәгән нокталарын кузгата (ретиналь диспаратлык). Әйберләр аерым кабул ителә, ә күзәтелгән диспаратлык бинокуляр тирәнлек тойгысын (стереопсис) ясау өчен кулланыла. Панум өлкәсе чигеннән тыш урнашкан әйберләр ике булып кабул ителә, бу физиологик диплопия нигезе санала. Панум өлкәсе — төбәлү ноктасында кечкенә (6 дугалы секунд) һәм перифериягә таба тирәнәя (фовеадан 15°'та 30-40 дугалы секунд), шуңа гороптер чигендәге әйберләр аерым һәм бер яссылыкта кабул ителә. Фузион Панум өлкәсе чигендәге әйберләр аерым һәм стереоскопияле кабул ителә. Фузион Панум өлкәсеннән тыш әйберләр ике булып кабул ителә. Физиологик диплопия гадәттә физиологик басу белән бергә бара, моның хакта күпчелек тикшерелгән кешеләр уйламый да. Фузион Панум аралыгы эчендә урнашкан чагылышлар белән ярсытылган челтәркатлау өлкәләре фузион Панум өлкәләре дип атала.
8. Бинокуляр аерым күрү һәр күз белән алынган сурәтне кушу һәм бинокуляр тирәнлекне кабул итү сәләте буларак сыйфатлана: а) сенсорлы фузия күрү кабыгында һәр күздән ике охшаш сурәтнең бер күрү чагылышы берләшүеннән гыйбарәт. Ул үзәктәге була ала, ягъни сурәтләр кушучы, фовеада проекцияләнүче яки периферияле — сурәтләрнең өлешен кушучы, фовеа чигендә проекцияләнүче була ала. Бер күзнең түбән күрүендә фузиягә ирешү мөмкин, тик периферия фузиясе бинокуляр аерым күрү өчен кирәк һәм күрү кыры югалган авыруларда какшарга мөмкин, мәсәлән еракка киткән глаукомада; б) моторлы фузия бифовеаль төбәлү өчен күзләрнең дөрес торышына булышудан гыйбарәт. Моторлы фузия өчен этәргеч ретиналь сурәтнең диспаратлыгы санала, ул фузион вергенцияне кузгата. 9. Фузион вергенциягә ретиналь сурәтнең диспаратлыгын кичерү өчен күзләрнең дизъюгат хәрәкәтләре керә. Фузион вергенция амплитудасын призмалар яки синоптофорда үлчәп була. Гадәти күрсәткечләр:
• Конвергенция: якынча 15-20Д (ерактагы әйбергә төбәлү) һәм 25Д (якындагы әйбергә төбәлү).
• Дивергенция: якынча 6-10Д (ерактагы әйбергә төбәлү) һәм 12-14Д (якындагы әйбергә төбәлү)
. • Асма: 2—3Ʌ.
• Цикловергенция: якынча 2-3°.
Фузион конвергенция ярдәмендә экзофория өстендә идәрә ителә, шул ук вакытта фузион дивергенция эзофорияне идарә итәргә булыша. Вергенциянең фузион механизмнары арганда яки чирдә кимергә мөмкин һәм форияне тропиягә әйләндерә. Вергенциянең фузион механизмнары киңлеге ортоптик күнегүләр ярдәмендә арта ала, аерым алганда якындагы әйбердә фузион конвергенция һәм конвергенция көчсезлегендә.
10. Стереопсис — тирәнлекне тою (өченче үлчәнеш, беренче икесе — биеклек һәм киңлек). Төбәлү ноктасыннан алдарак һәм арттарак урнашкан әйберләр белән ятма диспарат нокталарның бер үк вакытта кузгату нәтиҗәсендә барлыкка килә (тик фузион Панум өлкәсе чигендә урнаша). Шундый диспарат сурәтләр кушылуы тирәнлеге тоелган бердәм күренеш алуга китерә. Әйбер стереоскопияле кабул ителә (3D), чөнки һәр күз аны бераз төрле күренештә кабул итә.
11. Сенсорлы кабул итү. Кылыйлык башында челтәркатлауның кузгатылган өлкәләрнең гадәти проекциясе нигезендә ике сизгерле тою барлыкка килә; нәтиҗәдә конфузия һәм патологияле диплопия үсеше мөмкин.
Күрсәтелгән халәтләр күрүнең берьюлы тоюын сорый, ягъни ике күздән бер үк вакытта сурәтләрне аеру сәләте:
а) конфузия — челтәркатлауның корреспонденцияләгән нокталарның (гадәттә фовеа) төрле әйберләр белән кузгату белән килеп чыккан берьюлы бер-берсенә салынган ике төрле күренешне тою (рәс. 20.14);
б) патологияле диплопия — челтәркатлауның корреспонденцияләмәгән нокталарга күрү күренешләре проекциясе белән бәйле төрле урында бер үк әйбернең ике сурәтен берьюлы тою:
- эзотропиядә диплопия гомоним (кисешмәгән — рәс. 20. 15а);
- экзотропиядә диплопия гетероним (кисешкән — рәс. 20. 15а);