Васту
From Wikipedia, the free encyclopedia
Васту-шастра (IAST:vāstu śāstra «төзү шастрасы (фәне)», «архитектура») — традицион индуист архитектура планлаштыру һәм дизайн системасы. Күбесенчә Һинд дине архитектурасында кулланыла, әмма шулай ук сынчылыкта, биюләрдә һәм шигърияттә киң кулланылыш таба. Вастуның нигезләүчесе булып традицион рәвештә Майян олы фикер иясе тора. Шулай да гасырлар буена Васту күбесенчә культ объектларының планлаштыруында һәм дизайнында кулланылган булса да, XX гасырның икенче яртысыннан бирле Васту күбрәк һәм алга таба тагын да күбрәк граждан төзелешендә кулланыла башлый.
Конструкцияләрнең максаты булып архитектураны табигать белән корылманың төрле өлешләренең чагыштырмача функцияләре һәм борынгы ышанулар белән геометрик өлгеләрне (янтра), симметрияне һәм юнәлеш авышлыкларын кулланып берләштерерү тора.
Васту Шастра Васту Видьяның текст өлеше булып тора - бу борынгы Һиндстаннан архитектура һәм дизайн теорияләре турында киңрәк белем. Васту Видья белеме ул кырыс билгеләнгән булмаган диаграммалар яки алар булмаган килеш фикерләр һәм концепцияләр тупланмасы. Бу фикерләр һәм концепцияләр күбрәк форма һәм пространствоны оештыру өчен концепцияләр һәм модельләр алар бер-берсенә мөнәсәбәтенә, аларның кулланылышына һәм Вастуның тулаем корылышына нигезләнгән. Борынгы Васту Шастра принципларына Мандир (Һинд дине гыйбадәтханәсе) төзү принципларын һәм йортларның, шәһәрчекләрнең, шәһәрләрнең, бакчаларның, юлларның, су корылмаларының, кибетләрнең һәм башка җәмәгать урыннарын кору принциплары керә.