Вена ислам үзәге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вена ислам үзәге, имам Гали исемендәге Вена ислам үзәге (алман. Islamisches Zentrum Wien) — Австрия башкаласы Вена шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмиг мәчете. Австриядә төзелгән манарасы булган беренче мөселман гыйбадәтханәсе[1]. Икенче мәчет 2006 елда Тирольнең Тельф шәһәрендә, өченче мәчет Бад-Феслауда төзелә.