Википедия:Кызыклы фактлар/2013 ел
From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар Википедиясенең яңа битләреннән
![Зур чомга](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/10/Podiceps_cristatus_5_%28Marek_Szczepanek%29.jpg/640px-Podiceps_cristatus_5_%28Marek_Szczepanek%29.jpg)
- Стәрле — Башкортстанның икенче шәһәренә һәм бер район үзәгенә исем биргән елга.
- Бөек Ватан сугышы елларында югары хәрби нәтиҗә күрсәткән Кызыл Армия берләшмәләренә гвардияче дигән шәрәфле исем бирелгән.
- Корыхтаннар Татарстан җирләрендә язын һәм көзен генә очрыйлар.
- Чомга кошлар суда йөзеп йөри торган ояларда бала чыгаралар.
- Рәмзия Мөхәммәдованың мишәрләргә багышланган диссертация яклавына зал тутырып Мәскәү татарлары килә.
- Күренекле татар боксчысы Руслан Чагаев Үзбәкстан ватандашлыгын йөртә.
- Алдан шәһәре 1924 елда Незаметный алтын приискы буларак нигезләнгән.
- Соры көртлекләр киек кошлар булып саналсалар да, аларны өйдә дә үрчетеп була.
- Хафиз Ширазины фарсы әдәбиятының иң биек ноктасы дип саныйлар.
![Киншаса каласы](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d9/Kinshasa_Congo.jpg/640px-Kinshasa_Congo.jpg)
- Кызыл тилгән ау вакытында канат какмый да оча ала.
- Алтын Урда башкаласы Сарай-Бәркә шәһәре Бәркә-хан әмере белән түгел, Бату хан әмере белән төзелгән.
- Туктамыш хан үз дошманы Мамайны хөрмәт белән күмгән.
- Чүпрәле районында башланган Олы Яклы елгасы Сыры елгасы бассейнына керә.
- Русия ватандашлар сугышы вакытында чех язучысы Ярослав Һашек ЭККА Көнчыгыш фронтының 5 нче армиясе сафларында Уфадан алып Иркутскига кадәр юл үткән.
- Конго башкаласы халкының күбесе французча сөйләшә.
- Чын тилгәннәрнең Татарстанда бер генә төре очрый.
![«Шаһнамә»нең тышлыгы, XVI гасыр башлары](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/63/The_Shahnama.jpg/320px-The_Shahnama.jpg)
- РS тамгалы пластик савыт-сабага кайнар чәй яки кайнар ризык салырга ярамый.
- Фирдәүсинең Шаһнамә китабы – бер автор язган иң озын поэма.
- Хәзәр каһанлыгында кулланылышта булган телне болгар кешеләре тәрҗемәчесез аңлаган.
- Күнче - Казанның иң кыска җәяүле урамы урта гасырларда барлыкка килгән.
- Зәгыйфь тәэсир итешүгә күрә Кояшның (һәм башка йолдызларның) нурланышы барлыкка килә.
- Борынгы Кытайның Цинь чоры императоры Цинь Шихуанди үзенен югары хакимлеген көчәйтү өчен иске кануннар язылган барлык китапларны яндырырга боерык биргән.
- Русиядә тротил эшләп чыгаручы беренче хәрби завод хәзерге Чапаевск шәһәрендә 1911 елда корыла.
![Такхи аты](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2c/Warsaw_ZOO_-_Equus_Przewalskii.jpg/320px-Warsaw_ZOO_-_Equus_Przewalskii.jpg)
- Пыяланың туфракта күмелеп таралу вакыты билгесез, ләкин 5 мең елдан да ким түгел.
- Русиядә тотылган кәгазьнең нибары 12 % кабат эшкәртелә.
- Польшадагы татар авылы халкы поляк-беларус катыш телендә сөйләшә.
- Польша тарихы һәйкәлләре исемлегендә тарихи татар мәчетләре дә исәпләнә.
- Такхи аты кулинар сыйфатлары аркасында халыкара Юкка чыгып баручы төрләр исемлегенә кергән.
- Бофорт шкаласы буенча 12 баллы давыл вакытында җил тизлеге сәгатенә 117 кмдан артып китә һәм давыл гарасатка әйләнә.
- 1939 елга кадәр Чуашстандагы Шыгырдан авылы 98 процент халкын татарлар тәшкил иткән Шыгырдан милли районы үзәге булып торган.
- Корсак тифы, туберкулез, дизентерия, дифтерит кебек куркыныч авырулар тудыручы микроблар урманда үскән агачлар бүлеп чыгарган фитонцидлар тәэсирендә бик тиз һәлак булалар.
- Тоз-Түбә шәһәрендә чыгарылган тоз дөньяда иң яхшы аш тозы санала.
- Үле диңгез ярлары – диңгез кимәлленнән иң түбән яткан урын булып тора.
![Бөек француз инкыйлабы — Бастилияне алу](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/57/Anonymous_-_Prise_de_la_Bastille.jpg/640px-Anonymous_-_Prise_de_la_Bastille.jpg)
- Хәзерге мобиль телефоннарның беренче өлгеләре кеше күтәреп йөри алмаслык авыр булганга, аларны автомобиль телефоны дип аталганнар.
- Татарлардан беренче революционер-социалистларның берсе меньшевик Ибраһим Әхтәмов була.
- Тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы йөз елда планетада һава температурасы уртача 0,7 градуска күтәрелгән.
- Ак һәм Ал гөлчәчәге низагы Босворт сугышы белән тәмамлана.
- Борис Березовский 2003 елдан башлап сәяси качкын буларак Бөекбританиядә яшәгән.
- Бурят теле Русиядән тыш Монголиядә һәм Кытайда таралган.
- 1781 елда Александр Суворов Казан шәһәрендә хезмәт үткән.
- Бөек француз инкыйлабы нәтиҗәсендә Франция ирекле һәм тигез ватандашлар республикасына әйләнә.
- 1948 елда кабул ителгән БМОның Кеше хокукларының гомуми декларациясе рәсми рәвештә татар теленә тәрҗемә ителгән.
![Бавария сырасы](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/3e/Weizenbier.jpg/640px-Weizenbier.jpg)
- Атаклы татар дин әһеле, галим, мәгърифәтченең укучысы беренче нугай әлифбасын төзи.
- Русиянең Иркутск өлкәсенә керүче Суык Елга шәһәрендә 900гә якын татар яши.
- Татарстанның Алабуга шәһәренә нигез салучыга һәйкәл, бу вакыйгадан соң мең ел үткәч кенә куелган.
- Мирхәйдәр Фәйзи, Габдулла Тукай, Фәхри Әсгать, Гафур Коләхмәт гомерләрен өзүче авыру урам тузанында да ике атнадак артык яши ала.
- Чардаклы 1688 елда Пенза өязеннән күченеп килгән йомышлы татарлар тарафыннан нигезләнгән.
- Кырмыскалар актив ерткычлар, ләкин алар «мал-туар» да асрый.
- Күренекле чирмеш язучысы тавышлы беренче совет киносында төшә.
- «Шовинизм» термины француз язучысы T. Коньяр комедиясендәге Никола Шовен исемле персонажга бәйләнгән.
- Исламнан христиан диненә күчәргә теләмәгән татар аксөякләрен бөлдереп чабаталы морзаларга әйләндергәннәр.
- Америка кино сәнгате академиясе фикеренчә, Пи тормышы фильмы 2012 елның иң шәп 10 фильмның берсе.
- Сыра - эчемлекләр арасында популярлыгы буенча дөньяда су белән чәйдән генә калыша.
27.01.2013—10.02.2013
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/6e/Bulgarien_Pliska_Khan_Asparuch.jpg/640px-Bulgarien_Pliska_Khan_Asparuch.jpg)
- Совет сугышчылары Асыйм Баляев һәм Ибраһим Беркутов 1943 елда Днепр елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек булалар.
- Музыкант Җәүдәт Айдаров 1942 елда, Ленинград камалышы эчендә Д. Шостаковичның 7 нче симфониясен беренче башкаруда катнаша.
- Соры аюлар Татарстан урманнарына төньяк өлкәләрдән очраклы рәвештә килеп чыгалар, ә күрше Башкортстанда аларның даими саны 1000 баш тәшкил итә.
- Русия хәрби флотын төзелеш агачы белән тәэмин итүче лашманчыларның 70-80 проценты татарлар була.
- Ырынбур өлкәсенең Актау авылы Агыйдел һәм Җаек бассейннарын бүлә торган Акбур сырты төбендә урнашкан.
- Ак куян кыш җитүгә ап-пак төскә керә, бу аның үр куяныннан төп аермасы.
- Зөябаш бистәсе Акчуриннар төзеп калдырган архитектура истәлекләре белән билгеле.
- Болгар ханы Аспарух (рәсемнән кара) — Дунай буе Болгары дәүләтен нигезләүче.
- Әстерхан татарлары элегрәк хуҗалык эшләрендә атларга караганда, күбрәк дөя белән үгезләрне эшләткәннәр.
- Беларусьтагы Өе шәһәре Польша-Литва татарларының рәсми булмаган башкаласы булып санала.
- Җир шарының көнбатыш ягында иң эре кимерүче — кондыз икәнен?