Википедия:Кызыклы фактлар/2021 ел
From Wikipedia, the free encyclopedia
![Акташ Упкыны](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/8c/%D0%9E%D0%B7%D0%B5%D1%80%D0%BE_%22%D0%90%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%88%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D0%9F%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D0%BB%22.jpg/640px-%D0%9E%D0%B7%D0%B5%D1%80%D0%BE_%22%D0%90%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%88%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D0%9F%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D0%BB%22.jpg)
![Кайбыч районы Күлле Ил музее](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/2/29/%D0%98%D0%BA%D0%BC%D3%99%D0%BA_%D0%B8%D0%B3%D2%AF_%D2%BB%D3%99%D0%BC_%D0%BA%D3%A9%D0%BD%D0%B4%D3%99%D0%BB%D0%B5%D0%BA_%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%BB_%D1%82%D0%BE%D1%80%D0%BC%D1%8B%D1%88%D1%8B_%D0%BC%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%B5.jpg/640px-%D0%98%D0%BA%D0%BC%D3%99%D0%BA_%D0%B8%D0%B3%D2%AF_%D2%BB%D3%99%D0%BC_%D0%BA%D3%A9%D0%BD%D0%B4%D3%99%D0%BB%D0%B5%D0%BA_%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%BB_%D1%82%D0%BE%D1%80%D0%BC%D1%8B%D1%88%D1%8B_%D0%BC%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%B5.jpg)
![Күрә елгасы](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/8e/Confluence_of_the_Aragvi_and_Kura_%28Mtkvari%29_rivers.jpg/640px-Confluence_of_the_Aragvi_and_Kura_%28Mtkvari%29_rivers.jpg)
![Фарсы җырчысы Хөсәен Нуршарг](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0d/%D0%A5%D0%BE%D1%81%D0%B5%D0%B9%D0%BD_%D0%9D%D1%83%D1%80%D1%88%D0%B0%D1%80%D0%B3.jpg/320px-%D0%A5%D0%BE%D1%81%D0%B5%D0%B9%D0%BD_%D0%9D%D1%83%D1%80%D1%88%D0%B0%D1%80%D0%B3.jpg)
- 1939 елда Кәләй авылы басуында тракторны «җир йоткан» урында карст күле хасил булган.
- 2015 елга кадәр азәрбайҗанча Википедиядә мәкаләләр латин һәм гарәп графикаларында язылса, 2015 елның декабрендә гарәп графикасы нигезендә язылган азәрбайҗанча Википедия латинча язылган Азәрбайҗан Википедиясеннән аерылып чыга.
- Татар хатын-кызларыннан югары белемле беренче рәссам-график Гражданнар сугышында хәбәрсез югалган.
- Әзербайҗан һәм Гөрҗистан дәүләтләренең төп елгасы Төркия тауларында башлана.
- Татарстанның Күлле Ил авылында урнашкан музейдагы җил тегермәне Россиядә иң биек җил тегермәне булып тора.
- Балида дини һәм церемониаль функцияләргә ия Бали телендә өч дәрәҗә әдәплелек регистры буларак, телнең югары регистрларында Ява теленнән һәм Санскрит теленнән алынма сүзләр күп булып, сүзләрдә басым соңгы иҗеккә төшә.
- АКШта укып, докторлык гыйльми дәрәҗәсен алган беренче Төркия хатын-кызы — мөһаҗир Казан татарлары кызы.
- Мәскәү консерваториясе 2020 елда оештырган «Мәскәү — мәдәниятләр чаты» интернет проектының беренче чыгарылышы фарсы җырчысы иҗатына багышлана.
- Борис Кузнецов — Татарстан территориясендә яшәгән иң соңгы
Советлар Берлеге Каһарманы.
- Вьетнамдагы Мишон Һинд дине гыйбадәтханәләре комплексы Индонезиядә Явада Боробудур, Камбоджада Ангкор Ват, Мьянмада Баган һәм Таиландта Айюттһайя белән чагыштырыла.