Виктор Зубков (1941)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Виктор Алексеевич Зубков (1941 елның 15 сентябре, Арбат, Свердловск өлкәсе) — Россия сәясәтчесе, икътисадчы. 2012 елның 30 маеннан Газ экспортлаучы илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча Россия Президентының махсус вәкиле[2].
Виктор Зубков | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Виктор Алексеевич Зубков |
Туган | 15 сентябрь 1941(1941-09-15)[1] (82 яшь) Арбат[d], Кошва шәһәр бүлгесе, Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт аграр университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, эшкуар, икътисадчы |
Эш бирүче | Газпром |
Сәяси фирка | Бердәм Русия, Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Йортыбыз – Русия[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Икътисад фәннәре докторы, 1991—2004 елларда — төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчесе урынбасары. 2001—2007 елларда — Россия финанс разведкасы җитәкчесе. 2007 елның 14 сентябреннән 2008 елның 7 маена кадәр — Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе[3]. 2008 елның 7 маеннан 8 маена кадәр һәм 2012 елда яңа хөкүмәт башлыгы билгеләнгәнче — Россия Хөкүмәте рәисе вазыйфаларын башкаручы. 2008 елның 12 маеннан 2012 елның 21 маена кадәр — Владимир Путин хөкүмәте составында Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. Газпромның директорлар советы рәисе. «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орденының тулы кавалеры. 2022 елдан АКШ санкцияләре астында[4].