Вилис Лацис
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вилис Лацис (лат. Vilis Lācis, Jahn Wilhelm Lahze[4], рус. Вилис Тенисович Лацис, 12 май 1904(1904-05-12)[1][2], Вецмилгравис[d], Рига, Россия империясе — 6 февраль 1966(1966-02-06)[3][1][2] (61 яшь), Рига, Латвия Совет Социалистик Республикасы, СССР[3]) — латыш телендә иҗат иткән язучы, дәүләт эшлеклесе, ЛатССРның халык язучысы (1947), ике мәртәбә Сталин премиясе лауреаты (1949, 1952). 1917-1921 елларда Алтайда: Барнавыл укытучылар семинарясе укучысы, авыл хуҗалыгы эшчесе, силСовет сикритәре. Латвиягә кире кайткачтын (1921) сатучы, балыкчы, порт йөкчесе, парахутта мич ягучы булып эшләгән. 1930-елларда Рига шәһәр китапханәсе китапханәчесе, «Atpūta» һәм «Jaunākās Ziņas» гәҗитләре хезмәткәре.
Вилис Лацис | |
---|---|
Туган телдә исем | лат. Vilis Lācis |
Туган | 12 май 1904(1904-05-12)[1][2] Вецмилгравис[d], Рига, Россия империясе |
Үлгән | 6 февраль 1966(1966-02-06)[3][1][2] (61 яшь) Рига, Латвия Совет Социалистик Республикасы, СССР[3] |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Күмү урыны | Урман зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе Латвия СССР |
Һөнәре | язучы, сәясәтче |
Сәяси фирка | Коммунистическая партия Латвии[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
1940 елның июль-август айларында ЛатССРның чит ил эшләре министры, 1940-1959 елларда ЛатССРның ХКШ (Министрлар шурасы) рәисе; бер үк вакытта (1954-1958) СССР ЮШның Милләтләр шурасы рәисе.
Язучы буларак башта фантастика, аннары социалистик реализм жанрларында иҗат итә; әсәрләре 1921 елдан башлап басыла башлый. «Atbrīvotais zvērs» (1930-1931), «Putni bez spaŗniem» (1931-1934), «Zvejnieka dēls» (1933-1934, 1939 һәм 1957 елларда экранлаштырыла), «Vecā jūrnieku ligzda (Zītaru dzimta)» (1936-1938, 1990 елда экранлаштырыла), «Akmeņainais ceļš» (1937-1938, 1983 елда экранлаштырыла), «Vētra» (1946-1948, 1960 елда экранлаштырыла), «Uz jauno krastu» (1952, 1955 елда экранлаштырыла, 1959 елда Яхъя Халитов тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә[5]) исемле романнар, «Vanadziņš» (1937) исемле новелла, «Uzvara» (1945, 1947 елда экранлаштырыла) исемле пьеса, һ.б. әсәрләр авторы.