Гафуров (Карамалы-Вәлит)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гафуров — Башкортстанның Туймазы районында урнашкан татар авылы. Почта индексы — 452754, ГАТОБК коды — 80251817002.
Кыска фактлар Халык саны, География ...
Халык саны | 1083 (2010) |
---|---|
География | |
Ил | Россия |
Координатлар | 54°31'30"тн, 53°41'46"кнч |
Почта индексы | 452754 |
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Гафуров битенә күчегез.
Авыл 1931 елга кадәр Карамалы Вәлит дип аталган. Төбәк тарихчысы Ринат Габбасов язган «Гафур чорлар аша: еллар һәм язмышлар» китабында бәян ителгәнчә, аңа нигез салучылар арасында Казан өязенең Арча юлыннан бирегә күченгән 58 ясаклы татар да була.[1]
Карамалы-Вәлит авылына 1931 елда Гражданнар сугышы герое Галим Гафуров исеме кушыла.