From Wikipedia, the free encyclopedia
Генри Райдер Хаггард (ингл. Haggard, Henry Rider, 22 июнь 1856 Браденем (графство Норфолк – 14 май 1925 Лондон) – инглиз прозаигы, юрист һәм агрономия белән туфрак белеме буенча специалист; бөтендөнья маҗаралы әдәбият классигы, Льюис Кэрролл һәм Эдгар По белән беррәттән фэнтези жанрының нигезчесе.
Генри Райдер Хаггард | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. H. Rider Haggard |
Туган | 22 июнь 1856 Браденем, Англия |
Үлгән | 14 май 1925 (68 яшь) Лондон, Англия |
Күмү урыны | Church of St Mary, Ditchingham[d][1] |
Милләт | инглиз |
Ватандашлыгы | Англия |
Әлма-матер | Ipswich School[d] |
Һөнәре | язучы |
Җефет | Mariana Louisa Margitson[d] |
Балалар | Lilias Rider Haggard[d][2], Arthur John Rider Haggard[d][2], Agnes Angela Rider Haggard[d][2] һәм Sybil Dorothy Rider Haggard[d][2] |
Ата-ана | |
1875 һәм 1881 еллар арасында, адвокатурасы тәмам булганнан соң, Көньяк Африкада тора: башта Наталь виләяте губернаторы – Генри Булвеның сәркатибе, аннары 1878 елдан Трансвааль Югары мәхкәмәсенең теркәүчесе һәм җитәкчесе була. Аннан соң Англиядә төпләнә һәм авыл хуҗалыгы һәм әдәби хезмәт белән шөгыльләнә башлый. Авыл хуҗалыгы һәм авыл халкы хәле турында хезмәт язып, бөтен Англияне урап чыга.
1884 елда имтихан бирә һәм адвокат була.
Хаггард аз булмаган уңыә белән, тарихи, психологик һәм фантастик әсәрләр язуда каләм көчен сыный. Британия империясенә бу хезмәтләре өчен аны рыцарьлек данына күтәрәләр (1912ел).
Хаггардка бөтендөнья танылуны, фантастик элемент зур урын алып торган, Көньяк Африкадагы маҗаралар турында романнар китерә. Романнардагы онытылган җирләр, борынгы серле цивилизация җимерекләре, үлемсезлекнең архаик культлары аны хәзерге фэнтезиның башлангычы дип бәяләнә. Хаггардның популяр герое – ак аучы һәм маҗаралар эзләүче Аллан Квотермейн – күп әсәрләрендә төп персонаж.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.