Гибралтар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гибралта́р (ингл. Gibraltar [dʒɪˈbrɔːltɚ]) — Пиреней ярымутравының көньягында урнашкан Бөекбритания территориясе. Урта диңгезне һәм Атлантик океанны тоташтырган Гибралтар бугазында мөһим стратегик позицияне били. НАТОның хәрби-диңгез базасы.
Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...
Байрак
| |
Шигарь | Badge of the Rock of Gibraltar |
---|---|
Башкала | Гибралтар |
Халык саны | 34 003 (бәя, 2020) |
Нигезләнгән | 1704 |
Сәгать кушагы | Үзәк Аурупа вакыты |
Кардәш шәһәрләр | Фуншал, Баллимина[d] һәм Сингапур |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
ИҖБ | Британиянең диңгезарты территорияләре |
Мәйдан | 6.843 км² |
ДДӨБ | 11 метр |
Координатлар | 36.14°N 5.35°W |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Велс шаһзадәсе Чарлз |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Гибралтар фунты |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 240 вольт[1] |
Телефон коды | +350 |
ISO 3166-1 коды | GI |
Интернет домены | .gi |
Ябу
Гибралтар ватандашлары — бер үк вакытта Бөекбритания һәм Европа Берлеге ватандашлары. Алар Европа парламенты сайлауларында катнаша алалар, ләкин Гибралтар җирендә Шенген килешүе һәм кайбер башка АБ кагыйдәләре гамәлдә түгел.
Гибралтар — Европада маготлар (кыргый маймуннар) яшәгән бердәнбер урын. Җирле ышанулар буенча соңгы магот үлгәнгә кадәр Гибралтар Бөекбритания территориясе булыр.