![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/32/H1N1_Influenza_Virus_Particles_%25288411599236%2529.jpg/640px-H1N1_Influenza_Virus_Particles_%25288411599236%2529.jpg&w=640&q=50)
Грипп
From Wikipedia, the free encyclopedia
Грипп (фр. grippe — «басып алу», «яулап алу») — грипп вирусы китереп чыгарган сулау юлларының инфекцион авыруы, сулыш алу системасының үткен вируслы авырулары (ОРВИ) арасына керә. Бүген гриппның 2 меңгә якын төре билгеле. Гриппка каршы профиликатика чарасы буларак, көз көне вакцинация үтәргә киңәш ителә.
Грипп | |
![]() | |
Дьюи 10-цифрлык классификациясе | 614.518[1] һәм 616.203[1] |
---|---|
Саклык белгечлеге | гаилә медицинасы[d], пульмонология[d], инфектология[d] һәм ашыгыч медицина[d] |
Симптомнар | бизгәк[d], заложенность носа[d], миалгия[d], баш авыртуы, артык талчыгу[d], ютәл, ринит, күкрәк авырту[d] һәм озноб[d][2] |
Диагностика юллары | физикальное обследование[d], Канның гомуми анализы, viral culture[d] һәм иммунофлуоресцентный анализ[d] |
Дәвалануда кулланыла торган дару | Перамивир[d][3], Осельтамивир[d][4], занамивир[d] һәм Балоксавир марбоксил[d] |
Авыру тудыргычны тапшыру процессы | сулыш аркылы йоктыру[d], сулыш секрецияләре аркылы йоктыру[d], ташучыдан йоктыру[d] һәм өслекләр аша йоктыру[d] |
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы | 3 сәг |
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы | 72 сәг |
Анатомик урнашуы | сулыш системасы[2] |
Ташучы хайван | кеше, кошлар һәм кабаны[d] |
ICD-9-CM | 487[2][5] һәм 487.8[5] |
ICPC 2 идентификаторы | R80 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C53482[2] һәм C53482[5] |
![]() |
Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, елның суык вакытында кабатлана һәм Җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп авыруы белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы вафат була.
Кешедә грипп тудыргыч — РНК-лы Mixovirus influenza вирусы, түбән температурага бирешми, ультрафиолет нурлар, антисептик чаралар белән тәэсир иткәндә үлә. Вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска кадәр күтәрелә, кеше туңа башлый, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авырган вакытта кеше ярдәмгә мохтаҗлык кичерә: гомуми хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә.
"Салкын тию" авыруын — йөздән артык төр вирус, гриппны А, В, С вируслары китереп чыгара. Бу вируслар 1933, 1940, 1947 елларда ачыкланган. Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, салкын чорда була һәм Җир шарындагы халыкның 15 процентында күзәтелә.
А гриппы эпидемиясе — 2-3 елга, В гриппы 4-6 елга бер тапкыр кабатлана. С гриппы эпидемия тудырмый, аның белән бер генә тапкыр авырырга мөмкин, кешеләр аны башкача йоктырмый. Шунлыктан, аның белән, асылда, балалар авырый.
Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә, яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.
Организмда вирус эләккән 4-6 сәгать эчендә үрчи. Таралудан саклану өчен организм шул урынга иммунитет күзәнәкләрен юнәлтә. Лимфа төеннәрендә вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгарыла башлый, тик алар 1,5—2 атнадан соң гына көчәя.
Катлаулы булмаган грипп 5-10 көн дәвам итә, 4-5 көн температура югары тора. Өзлегү бактерия микрофлорасы активлашу белән аңлатыла. Пневмония, синусит, отит күзәтелергә мөмкин.