Дамир Сираҗиев премиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дамир Сираҗиев премиясе — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, еллык премия. Муса Җәлил премиясе лауреаты (1989), татар сәхнәсенең талантлы режиссеры, милли хәрәкәт активисты, сәясәтче, милли мәнфәгатьләр өчен акчасын кызганмаучы эшмәкәр[1] Дамир Сираҗиев (Раид Равил улы Сираҗиев) (1954-1998) исемен йөртә.