From Wikipedia, the free encyclopedia
Диего-Рамирес утраулары (исп. Islas Diego Ramírez) – Дрейк бугазында, Һорн борыныннан 100 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан утраулар төркеме. Төньяктан көньякка 8 км га сузылган; иң зур утравы – Бартоломео, утраулар төркеменең иң көньяк ноктасы – Агила утраучыгы Чилинең һәм Американың иң көньяк ноктасы булып тора. Тундра климаты зонасында урнашкан; явым-төшемнәр күп була. Утраулар 1619 елда бертуган Бартоломе һәм Гонсало Нодальләр экспедициясе тарафыннан ачыла; исеме шушы экспедициядә штурман булып катнашкан Диего Рамирес де Арельяно хөрмәтенә бирелә. Көньяк Сәндвич утрауларын ачканга кадәр (1775) дөньяның иң көньяк ноктасы дип саналган.[1]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.