Диод
From Wikipedia, the free encyclopedia
Диод (бор. грек. δις) — электроникада Вольт-Ампер характеристикасы сызыкча булмаган ике электродлы электрон компонент.
Хәзерге вакытта диодның иң таралган тибы булып «ярымүткәргеч диод» тора. Бу тип диод гадәттә ярымүткәргеч материал кисәгеннән һәм аңа тоташтырылган ике электродтан тора.
«Лампа диоды» (вакуум көпшә диоды) (хәзерге вакытта сирәк кулланыла, бары тик кайбер югары-егәрлек технологияләрендә) - ул ике электродлы вакуум көпшә.
Диодның гадәти функцияләрнең берсе - электр тогын бер юнәлештә җибәрү (бу юнәлеш диодның “туры” юнәлеше дип атала), ә каршы юнәлештәге токны тоткарлау (“кире” юнәлеш). Шулай итеп, диодны кире клапанның электрон версиясе дип әйтергә була. Диодның бу бер юнәлешле тотышы электр тогын турайту дип атала, һәм алмаш токны даими токка әверелдерү өчен кулланыла, шулай ук радиоалгычларда радиосигналлардан модуляцияләнгән мәгълүматны чыгару өчен кулланыла. Шулай да, диодлар үзләрен күрсәтелгән “кабызу-сүндерү” гамәленнән катлаулырак тотарга мөмкин. Ярымүткәргеч диодлар туры юнәлештә билгеле “бусага” көчәнеше куелганчы электр тогын үткәрә башламыйлар (бу халәттәге диодны “туры юнәлештә көчәнеш куелган” дип атыйлар). Туры юнәлештә көчәнеш куелган диодта көчәнеш төшүе ток үзгәрү белән әз генә үзгәрә һәм температураның функциясе булып тора; бу эффектны температура датчигы ясау өчен яки чагыштыру өчен көчәнеш булдыру өчен кулланырга мөмкин.
Ярымүткәргеч диодлар сызыкча булмаган электр характеристикаларына ия, аларны P–N узуының конструкциясен үзгәртеп модификацияләргә була. Бу күп төрле функцияне үти ала торган махсус максатлы диодларда кулланыла. Мәсәлән, Зенер диодлары көчәнешне регуляцияләү өчен, тау кар ишелү – очып үтү диодлары (рус. лавинно-пролетный диод, eng. avalanche diode) схемаларны югары көчәнеш сикерүләреннән саклау өчен, варактор диодлары радиоалгычларда һәм телевизорларда электрон рәвештә канал сайлау өчен, Ганн диодлары, туннель диодлары һәм IMPATT диодлары радио ешлыктагы тирбәнешләр генерацияләү өчен, ә яктылык сибүче диодлар яктырту өчен кулланыла. Туннель диодларына тискәре каршылык хас, бу үзенчәлек аларны кайбер төр схемаларда файдалы итә.
Диодлар беренче ярымүткәргеч җиһазы булган. Кристалларның электр тогын турылайту сәләтен немец физигы Фердинанд Браун 1874 елда ачкан. Беренче мәче мыегы диоды дип аталган ярымүткәргеч диодлар 1906 ел тирәсендә, гален кебек минерал кристаллардан ясалган. Хәзерге вакытта, күпчелек диодлар кремнийдан ясала, шулай да, германий кебек ярымүткәргечләр дә кулланыла.