Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе
Татарстан премиясе / From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Ильгама Шакирова) — җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә кертелгән республика премиясе. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 —2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.
Кыска фактлар Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе, Ил ...
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе | |
---|---|
Ил | Русия Русия→ Татарстан Татарстан |
Төр | республика премиясе |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Ябу
Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.