Истикълал мәчете (Сараево)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бу Сараево мәчете турында мәкалә, Джакарта мәчете турында биредән укыгыз.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Истикълал мәчете (мәгънәләр) битенә күчегез.
Кыска фактлар
Мәчет | |
Истикълал мәчете Istiqlal džamija | |
Ил | Босния һәм Герцеговина |
шәһәр | Сараево |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | җәмигъ мәчете |
Төзелеш еллары | 1995—2001 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Ябу
Истикълал мәчете (Istiqlal džamija, «бәйсезлек мәчете») — Босния һәм Герцеговинаның башкаласы Сараево шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Шәһәрдә иң зур мәчетләрнең берсе. Исеме Индонезия башкаласындагы Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң зур Истикълал мәчете исеменнән алынган, чөнки мәчетне Индонезия хөкүмәте Босния һәм Герцеговинага ике халык арасында бердәмлек һәм дуслык билгесе буларак бүләк иткән. «Индонезия мәчете», «Сухарто мәчете» дигән исемнәре дә бар.