![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e4/Tatarstan_Boeing_737-500_Nikiforov.jpg/640px-Tatarstan_Boeing_737-500_Nikiforov.jpg&w=640&q=50)
Казанда Boeing 737 авиаһәлакәте
From Wikipedia, the free encyclopedia
2013 елның 17 ноябрендә «Татарстан» һава юлларының 19:25тә Мәскәүдән Казанга кайткан Boeing-737-500 очкычы Казан һава аланында төшеп утырганда төшеп җимерелә. Очкычта 52 кеше була (46 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле). Очкычтагыларның берсе дә исән калмый.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e4/Tatarstan_Boeing_737-500_Nikiforov.jpg/640px-Tatarstan_Boeing_737-500_Nikiforov.jpg)
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе вәкиле Андрей Родыгин әйтүенчә, очкыч җиргә төшеп утырганда шартлаган.
«Интерфакс» агентлыгы башка бер чыганакка таянып, җиргә төшеп утыру омтылышы уңышсыз булганнан соң яңадан күтәрелеп китәргә теләгәндә очкыч җиргә тигән һәм төшеп җимерелгән, дип хәбәр итә. Шуннан соң очкычка ут капкан, әмма ул тиз арада сүндерелгән.
Россия мәхкәмә медицинасы экспертиза үзәге хезмәткәрләре Татарстандагы белгечләргә ярдәм итү өчен Казанга җибәрелә.
Россия президенты Владимир Путин каза сәбәпләрен тикшерү өчен хөкүмәткә тиз арада тикшерү комиссиясе төзергә куша.
Корбаннар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов улы Ирек вафат була [1].