Казан метрополитены
Казан шәһәрендәге метрополитен сызыклары системасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан метрополитены (tat.lat. Qazan metropolitenı(үле сылтама)) — Казан шәһәрендәге метрополитен сызыклары системасы.
Казан метрополитены | |
Нигезләнү датасы | 2005 |
---|---|
Рәсми исем | Казан метрополитены |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Эзәк киңлеге | колея 1524 мм[d] һәм рус эзәге[d] |
Пассажир әйләнеше | 27 200 000 ± 50 000[1][1] һәм 30 500 000[2] |
Озынлык | 15,8 km |
Рәсми веб-сайт | kazanmetro.ru(рус.) |
Маршрут харитасы | Калып:Үзәк сызык (Казан метросы) |
Хәләте | кулланылышта[d] |
Казан метрополитены Викиҗыентыкта |
2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Башта 5 мәүкиф (станция) генә эшләде. Хәзер беренче сызыкның 11 мәүкифе эшли, гомуми юл озынлыгы — 18.3 км, файдалану юл озынлыгы — 16.8 км.
2013 елның 9 маенда тагы да 3 мәүкиф (станция) ачылды: Яшьлек, Төньяк вокзал, Авиатөзелеш. Ачылганнаң соң Казан метросында Авиатөзелеш районыннан Идел буе районының Җиңү проспектына кадәр 24 минутта барып җитеп була. Шулай итеп хәзер Казан метросы Авиатөзелеш, Мәскәү, Вахитов, Идел буе районнарын тоташтыра.
Юлчылар саны (7 мәүкиф буенча) — 72 мең кеше/көндә (2017), 26,3 млн кеше/елда[3].
Киләчәктә Савин-Әзин хордалы сызыгы, Савин-Идел буе радиал сызыгы, Әзин-Вахитов радиал сызыгы төзүен фаразлана.