Казимир эффекты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Казимир эффекты — вакуумдагы квант флуктуацияләре тәэсирендә корылмаган үткәрүче җисемнәрнең үзара тартымы. Гадәттә якын арада урнашкан ике параллель корылмаган көзге өслеге хакында сүз бара, ләкин Казимир эффекты катлаулырак геометриядә дә бар.
Казимир эффектының төп сәбәбе - виртуаль кисәкчекләр туу һәм юкка чыгу аркасында физик вакуумның тирбәнешләре.
Эффект 1948 елда һоланд физигы Һендрик Казимир (Hendrik Casimir, 1909—2000) тарафыннан тасвирланган, соңрак тәҗрибәдә ачылган.