From Wikipedia, the free encyclopedia
Каннада (/ˈkɑːnədə, ˈkæn-/;[7][8] ಕನ್ನಡ, [ˈkɐnːɐɖa]; яки азрак мәгълүм булган атамасы Каннара) ул күбесенчә Һиндстанның көньяк-көнбатыш Карнатака төбәге халкы тарафыннан сөйләшелә торган Дравид теле. Бу телдә шулай ук Махараштра, Андхра-Прадеш, Тамилнад, Телангана, Керала һәм Гоа штатларында тел азчылыклары һәм шулай ук чит илдә Каннара халкы сөйләшә. Телдә 2011 елда үз теле буларак якынча 43 миллион кеше сөйләшә. Каннада телендә шулай ук икенче һәм өченче тел буларак Карнатакада 12,9 млн нан артык кеше сөйләшә, бу сөйләшүчеләр санын 56,9 млн кешегә кадәр арттыра. Ул Һиндстанның рәсми телләрнең берсе һәм Карнатаканың рәсми теле булып тора. Каннада Көньяк һәм Үзәк Һиндстанның кайбер иң куәтле империяләрнең сарай теле булган, мәсәлән, Чалукья династиясенеке, Раштракута династиясенеке, Виджаянагара Империясенеке һәм Хойсала империясенеке.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.