Кан әйләнеше
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кан әйләнеше – канның тамырлар буйлап хәрәкәте. Кан әйләнеше системасы кан тамырларыннан һәм йөрәктән гыйбарәт. Кыскарып, йөрәк насос шикелле эшли һәм, канның туктаусыз хәрәкәтен тәэмин итеп, аны кан тамырлары буйлап этәрә.
Кан тамырлары төзелешләре ягыннан бертөрле түгел. Артерияләр буйлап йөрәктән чыккан, әче тудыргычка бай кан хәрәкәт итә. Аларның шома мускуллы диварлары тыгыз, эластик була. Йөрәк, кыскарып, артерияләргә канны зур басым белән кысып чыгара.
Эре артерияләр йөрәктән ераклашкан саен тармаклана баралар. Иң вак артерияәр капиллярларга тармакланалар. Кан плазмасында эрегән матдәләр капилляр диварлары аша күзәнәкләргә үтә. Кешедә якынча 150 миллиард капилляр бар. Капиллярлардан кан веналарга җыела, алар буйлап кан йөрәккә хәрәкәт итә.
Организмда кан кан тамырларының йөрәк белән кушылган ике йомык системасы буйлап йөри – кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләре.