Корея Халык Демократик Җөмһүрияте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Корея Халык Демократик Җөмһүрияте (кор. 조선 민주주의 인민 공화국) КХДҖ, Төньяк Корея – көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта Кытай белән, төньяк-көнчыгышта Россия белән чиктәш. Көньякта Корея Җөмһүрияте белән чикләшә һәм аннан хәрбиләшсездерелгән зона белән аерылып тора. Көнбатышта аны Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе сулары юа. Башкаласы – Пхеньян шәһәре.
Байрак
| |
Башкала | Пхеньян |
---|---|
Халык саны | 25 490 965 (2017) |
Нигезләнгән | 9 сентябрь 1948 |
Сәгать кушагы | UTC+09:00 |
Рәсми тел | кәрия теле |
География | |
Мәйдан | 120,540 км² |
Координатлар | 40°N 127°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Ким Чен Ын |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | КХДҖ воны |
Туу күрсәткече | 1.979 (2014)[1] |
Яшәү озынлыгы | 71.685 ел (2016)[2] |
Джини коэффициенты | 31 (2007) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт,[3] 110 вольт[3] |
Телефон коды | +850 |
ISO 3166-1 коды | KP |
ХОК коды | PRK |
Интернет домены | .kp |
КХДҖ 1948 елның 9 сентәбрендә, 1948 елның 15 aугыcында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәч, халык демократик җөмһүрияте буларак төзелә. Рәсми идеология булып чучхе идеялары тора, аны төзүчеләре – Ким Ир Сен һәм Ким Чен Ир — «игътибар фокусында кеше торучы фәлсәфи идеология» дип билгелиләр. Хакимият Бөек Җитәкче (рәсми титул) Ким Чен Ын җитәкчелегендәге Корея хезмәт фиркасы кулында.