Кырым Республикасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кырым Автономияле Җөмһүрияте белән бутамагыз.
Байрак
| |
Башкала | Акмәсҗит |
---|---|
Халык саны | 1 896 393 (1 гыйнвар 2022) |
Нигезләнгән | 18 март 2014 |
Сәгать кушагы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00 |
Рәсми тел | рус теле, украин теле, кырымтатар теле |
География | |
ИҖБ | Россия |
Мәйдан | 26,081 км² |
Координатлар | 44.9481°N 34.1042°E |
Телефон коды | 365 |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Рәсәй сумы, Гривна |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары |
Кырым Җөмһүрияте (рус. Республика Крым, укр. Республіка Крим, кырымтат. Qırım Cumhuriyeti, Къырым Джумхуриети), КҖ (укр. РК, кырымтат. QC, КъДж) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган, Россия Федерациясе составындагы Җөмһүрият (федерация субъекты). Рәсми дәүләт телләре: русча, украинча, кырымтатарча.
2014 елның 16-18 мартында — Россиядән башка илләр тарафыннан танылмаган бәйсез дәүләт [1]. 2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен кабул итү турында килешү имзаланды [2]. 2014 елның 16 мартына кадәр Украина составындагы автономияле җөмһүрият.
Территориясе составына Акъяр шәһәр советына буйсынган ярымутрауның көньяк-көнчыгышы керми[3]. Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәр буларак Россия Федерациясенә керә.
Әмма рәсми рәвештә күпчелек илләр Кырымны Украина территориясе дип саный.[4]