Көнбатыш Казакъстан өлкәсе
Казакъстандагы өлкә / From Wikipedia, the free encyclopedia
Көнбатыш Казакъстан өлкәсе (каз. Батыс Қазақстан облысы, Batys Qazaqstan oblysy) – Казакъстанның төньяк-көнбатышында урнашкан административ берәмлек (өлкә). Өлкә 1932 елның 10 мартында Россия СФСР составында Казакъ АССРның Көнбатыш Казакъстан өлкәсе буларак оеша. 1962 елның 3 маенда Урал өлкәсе дип үзгәртелә. 1992 елның июлендә Казакъстан Республикасы Югары Советы Президиумы Урал өлкәсен Көнбатыш Казакъстан өлкәсенә үзгәртә[2]. Административ үзәге һәм иң эре шәһәре – Җаек (каз. Орал, рус. Уральск) шәһәре.
Көнбатыш Казакъстан өлкәсе | |
каз. Батыс Қазақстан облысы | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 10 март 1932 |
---|---|
Рәсми исем | Западно-Казахстанская область, Уральская область һәм Западно-Казахстанская область |
Дөнья кисәге | Европа һәм Азия |
Дәүләт | Казакъстан |
Башкала | Җаек |
Административ-территориаль берәмлек | Казакъстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм Asia/Oral[d][1] |
Геомәгълүматлар | Data:Kazakhstan/West Kazakhstan.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Äkim of West Kazakhstan Region[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Алтай Кульгинов[d] һәм Искалиев, Гали Нажмеденович[d] |
Халык саны | 618 261 |
Нәрсә белән чиктәш | Атырау өлкәсе, Актүбә өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Ырынбур өлкәсе һәм Волгоград өлкәсе |
Алыштырган | Җаек өлкәсе |
Мәйдан | 151 339 км² |
Почта индексы | 090000 |
Рәсми веб-сайт | bko.gov.kz(казакъ)(рус.)(ингл.) |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Җирле телефон коды | 7112 |
Номер тамгасы коды | L һәм 07 |
Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Викиҗыентыкта |
Мәйданы 151 339 кв. км[3] (республика территориясенең 5,9 % ы) тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча өлкә илдә 8нче урында. Халык саны – 656 354 кеше, шәһәрләрдә 343 766 (52,37 %), авыл җирлегендә — 312 588 (47,62 %) кеше яши[4].
Казакъстанның ике һәм Россия Федерациясенең биш өлкәсе белән чиктәш:
- төньякта – Россия Федерациясенең Ырынбур өлкәсе белән
- көнчыгышта – Казакъстанның Актүбә өлкәсе белән
- көньякта – Казакъстанның Атырау, Россия Федерациясенең Әстерхан өлкәләре белән
- көнбатышта – Россия Федерациясенең Волгоград һәм Сарытау өлкәләре белән
- төньяк-көнбатышта – Россия Федерациясенең Самар өлкәсе белән[5].
Юллар индексы — L,07.